Казанда кабаттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде
Узган шимбәдә Казанда кабаттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләде. Районыбыз җитештерүчеләре бу юлы да Кәрим Тинчурин урамында "Иске Шәһәр" префектурасы биләмәсендә сәүдә итте.
Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре казанлыларга ашлык, ит, сөт, бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер ише яшелчәләр тәкъдим итсә, Алан, Олы Мәтәскә, Айдар, Олы Нырсы, Әбде авыл җирлекләреннән килгән җитештерүчеләр...